«Ничек исән калганмындыр…»

Халидә Бигичева, авыр чирне җиңеп, сәхнәгә чыгарга, Казанга күченергә җыена.

Халидә Бигичеваны беренче тапкыр туксанынчы елларда Чиләбедә узган «Идел-Урал» җыр фестивалендә күргән идек. Ул Дәүләт циркында булды.

Идел буе, Урал төбәгендә яшәүче профессиональ җырчылар, үзешчәннәр белән бергә оештырылган матур гына концерт бара. Шунда алып баручылар «Халидә Бигичева һәм Равил Кузнецов, Мәскәү!» дип игълан итте. Һәм «Идел» җыры башланды… Хәтерләсәгез, аның җырчы тавышына кадәр инструменталь өлеше зур гына. Зал тып-тын. Шунда Халидә апа җырлап җибәрде: «Иииидел бииит ууул…». Тамшачылар башта утырган урындыкларына сеңде. Аннары дәррәү торып басты. Алты минуттан артык барган җыр ахырынача шыгрым тулы цирк аренасы үрә катып торды да җыр бетүгә кул чабулар белән «шартлады».

Бу кичерешләрне башка беркайчан да кабатлап булмастыр, чөнки ул вакытта, туксанынчы елларда, туган моңга сусаган күңелләр генә шулай тетрәнә алгандыр. Халидә Бигичева гына «бер цирк» халыкны шулай аягүрә бастыра алгандыр.

«Изге ай»ны Уфага үзешчән композиторлар фестиваленә Нәфисә һәм Ризван Хәкимовлар алып килде. Икенче елга инде алар «Шәрык-шоу»га чакырылды һәм берничә ел рәттән аның көтеп алган кадерле кунаклары булды. Равил Кузнецов җырларын бары тик Халидә апаның яисә үзенең сүзләренә генә яза иде. Ә ул елларда, бу кагыйдәдән искәрмә буларак, «Шәрык» («Роксана») радиосындә эшләгән шагыйрь Әсхар Кәшфуллин шигыренә «Ромашкалар» җыры туды һәм бик озак иң популяр җырлар исемелегендә булды. Ә радионың гимны язылу тарихы турында сөйли башласак, «сүз башым бит Шурәле» булуын да онытып куярбыз.

Шушы көннәрдә Халидә Бигичева «Шәһри Казан» хәбәрчесенә үзенең чирләп китүен, хәзер инде, савыккач, Казанда төпләнеп, иҗаты белән халыкка рәхмәтен җиткерергә теләвен әйткән:
— 65 яшьлек юбилей концертларым да өзелде… Бик зурдан әзерләнгән идем, югыйсә. Ул чир күпләрнең гомерен өзде бит, исән калганнарның да саулыгын бөтереп алды. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын, безне дә сынады – ике буын туганнарымны югалттым. Үзем дә авырдым. Ничекләр исән калдым, дим. Каян гына килеп чыккан чирдер… Инде 70 яшьлегемне үткәреп, халкыма баш иеп, рәхмәтләремне җиткерәсем, яңа җырларымны ирештерәсем килә.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-04-23/nichek-is-n-kalganmyndyr-3230826

Бәйле