Галим Рифат Җамал: “Бөтен язган шигырьләремне чүплеккә ташлап бардым”

-- Лейла

“Әй язмыш, язмыш” тапшыруында кунакта шагыйрь, галим, Татарстанның атказанган фән, сәнгать эшлеклесе Рифат Җамал булган. Ул әдәбият өлкәсендәге беренче адымнарын искә алган.

“Ныклап фән белән шөгыльләнә идем мин, Советлар Союзының иң яшь ветеринария фәннәре докторы булдым. Кафедрада эшләдем. Очраклы рәвештә язучы Шаһинур Мостафинны очраттым. Бөтен язганымны ташлап бара идем. Хәзер дә ташларга дип бер 5-6 битлек шигырьләрем җыелып килгән иде. Шаһинур Мостафин аларны алып укыды. Бер тапкыр “Оо” дип гаҗәпләнде, аннары тагын бер мәртәбә. Шуннан соң ул кәгазь битен үзе белән алып китте. “Синең шигырьләреңне “Ватаным Татарстан” газетасында бастырачаклар”, — диде. Әдәбиятка менә шулай килеп кердем мин. Берничә китабым чыкты, 30лап шигыремнән җыр иҗат ителде. Аларны күбесенчә Мирсәет Сөнгатуллин башкара, соңгысын Рамил Миндияр эшләде. Татарстан Язучылар берлегенә кергәндә дә, бик борчылдым. “Аңа нәрсә җитми инде” диюләреннән курыктым. Алай дип әйтүче булмады. Хәзер берлек рәисенең урынбасары булып торам”, — дип бүлеште шагыйрь.

ТНВ

Бәйле