Җырчы Вадим Захаров: «Берегезгә дә андый кайгы килмәсен…»

-- Лейла

Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров социаль челтәрендә «Бер елганың ике ярында» җырын башкаруын күрсәткән. Җыр барышында ул язылучыларына: «Берегезгә дә андый кайгы килмәсен иде» дип мөрәҗәгать иткән.

Артист бу җырын әнисен сагынып башкарган. Марина Захарова күп еллар көчле авыру белән көрәшкәннән соң,22 мартта вафат булды. Аңа нибары 58 яшь иде.

«Хөрмәтле дуслар, Вадимның Мамасы (Марина) урыны оҗмахта булсын, дип теләгез, яме. Бик каты авырды бит. Кайгымны уртаклашкан һәркемгә бик зур рәхмәт. Әнкәй шулай китеп барды. Берегезгә дә вакытыннан алдан килмәсен андый кайгылар. Мама әйбәт иде минем», – дигән артист.

ТНВ

Бәйле