Вәт Зәмирә булдырган!

Журналист, танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәповадан үрнәк алыгыз әле. Ул ирен, балаларын калдырып, ерак сәфәргә юлланган. 

Зәмирә Рәҗәпова дус кызлары белән Истанбулга киткән.

«Элек дус кызларым белән 3 көнгә башка илгә барып кайту, кибетләрдә йөрү – миңа матур фильм сценарие кебек иде. Эш бары тик акчада гына икән…

Мин үзем ир белән ял итү яклы. Әмма дус кызлар белән ял итүнең дә үз уңай яклары бар. Мисал өчен, матур киштәләр янында туктап калганда, беркем дә тартып алып китми. Киресенчә, алар киеп карарга мәҗбүр итә, «бу кием синдә булырга тиеш» дип үгетли. Рәхәтләнеп сөйләшергә мөмкин. Кызлар белән ял итүнең тагын бер зур плюсы бар, алар бер-берсен рәхәтләнеп фотога төшерә. Яткан, утырган, йөргән, йөрмәгән килеш, якыннан, ерактан, күмәк фото, бергә селфи, аерым селфи, акчарлаклар, крендел белән, аннан башка, алдан, арттан, кырыйдан, астан, өстән…» – дип язган ул.

«Ирдән уңсаң, шулай инде»,  — дип комментарийлар калдырганнар аңа. Әйткәндәй, Зәмирә иренә рәхмәт әйтергә дә онытмаган. 

«Сөеклем, мине сәфәргә җибәргәнең өчен рәхмәт. Өч баланы, иремне калдырып, дус кызларым белән ялга китеп баруыма күпләр шакката. Монда шаккатырлык әйбер юк. Мин әниләре булсам, ул – әтиләре. Мин бит аларны чит абзый белән калдырмаган, үз аталары. Балалар алдында безнең вазыйфаларыбыз тигез.

Алар әйбәт кенә яшәп ята. Камиләгә прическа ясау гына килеп чыкмый бугай. Балаларга аталары белән калу ошый да әле. Кичә Данил: «Бүлмәне җыештырырга, теш чистартырга һәм кулларны юарга мәҗбүр итүче юк», – диде.

Хәзер минем ир-атлар аудиториям мине гаепләр, әмма мин барыбер әйтергә батырчылык итәм. Кадерле хатын-кызлар, кайвакыт өйне, балаларны һәм ирне калдырып, дус кызлар белән хатын-кызлар энергиясе туплар өчен каядыр барырга кирәк. Менә күреп торырсыз, өйгә ял иткән, яхшы әни һәм ирен сагынган хатын кайтачак», – дип, башкаларны да әйдәләгән ул.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-04-25/v-t-z-mir-buldyrgan-3232815

Бәйле