Кишет авылы халкы: “Бөтен кеше елый”

Шушы көннәрдә килеп ирешкән кайгылы хәбәр бөтен авылны тетрәндерә. Арча районының Кишет авылында еламаган кеше юк. Авылдашлары Алмаз белән Фирдүснең үлемен әле дә кабул итә алмый алар. Егетләр бер ай элек ялга кайтканнар. Китүләренә бер генә атна булган.

– Күз алларымда торалар. Ялдан киткәч, тыныч җиргә урнашканнар дигән хәбәрләре дә килгән иде. Әниләренең хәлен белергә дә куркып торам. Йөрәк җитми. Юатыр сүзләр таба алмам төсле. Бик авыр хәсрәт. Ничекләр түзәрләр, – ди Кишеттә яшәүче Әлфия Шакирҗанова. – Алмазлар гаиләдә өч бала иде. Ул икенчесе. Аның әтисенең вафатына бер генә ел әле. Әниләренең дә сәламәтлеге яхшыдан түгел. Язмыш бигрәк аяусыз инде. Фирдүснең дә әтисе исән түгел. Әниләре бер үзе өч баланы аякка бастырган кеше. Еламый нишлисең инде. Егетләрнең сабыйлары җәл. Икесендә икешәр бала ятим калды. Алмаз гаиләсе белән Казанда яшәде, Фирдүсләр Арчада торды. Авылдан өчәү китте алар. Берсе пешекче булгач, аерым, Алмаз белән Фирдүс гел бергә булган. Фаҗига булган көнне дә киче 11ләрдә хатыннарына шалтыратырга дип каядыр барган булганнар. Минага басып әрәм булганнар җаныкайларым.

Егетләрнең әниләре янына кеше өзелми икән. Район хакимияте башлыгы да килгән. Хәрби комиссариаттагылар да хәл белеп тора, ди. Җәсәдләрен бер атна көтәсе була дигәннәр. Чыдасын ана йөрәге, хатыннары түзем булсын. Бу гаиләләрнең ачы хәсрәтләрен без дә уртаклашабыз.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/04/110830/

Бәйле