Блогер Чулпан Гини: «Әти-әниләр! Балалардан “отстаньте!» [видео]

-- Лейла

Чаллы блогеры Чулпан Гыйниятуллина актуаль тема күтәрә. Ул әти-әниләрнең балаларын үзләренә «бәйләп»куюлары белән килешми.

– Без үзебез яши торган фатирны сатарга җыенабыз. Әниләр җәллиләр. Имештер, кем инде шундый әйбәт фатирны сата?! Нәрсәсе «жалко» соң аның? 10 тапкыр әйбәтрәк ясап була бит! Шуны аңламыйлар! Балаларны бәяләп бетермәүме бу?! Нәрсә?!

Тагын шундый әти-әниләр бар: балаларның күченеп китеп, аерым яшиселәре килә, ә алар акча әрәм итмәгез дип, аларны үзләре белән бергә яшәргә мәҗбүр итәләр. Үтерәсез сез! Аллага шөкер, безнең әти-әниләр андый түгел!

Дөрес, баланы җибәрү авыр. Әмма чамасын белергә кирәк. Аларның үз тормышы булырга тиеш! – ди блогер.

Чулпанны хуплап язучылар да күп булган.

– Бик дөрес! Без менә әти-әниләрдән 1500 км ераклыкка күченеп киттек. Мин хәзер иң начар килен.

– Безнең хәл дә шундый. Иремнең әти-әнисе авылга яшәргә чакырдылар. Мин соңрак шәһәргә күченербез дип уйладым! Кайда инде? Аерылышу турында уйлыйм! Гел талаш-гауга! Беркайчан да балаларны янымда тотмам! Чыгып китсеннәр берүк! Кунакка гына килсеннәр, – дип язганнар блогерның язылучылары.

Бәйле