Гүзәл Хөснетдинова: “Кызым Ранияне мөселман кызлары мәсхәрәләгән!” [видео]

-- Лейла

Блогер үзенең гаиләсендә булган күңелсез хәл турында сөйли. Баксаң, Гүзәл ханымның кызы Ранияне Чистайның үзәк урамында мөселман кызлары кыйнаган. Моннан тыш башындагы яулыгын салдырып, чәчләреннән тартып йөргәннәр.

– Кызлар сугышканда алар янына үлгән сеңлемнең кызы Ләтифә йөгереп килгән. Кызлар аңа: “Бар кит моннан! Синең, гомумән, әниең юк!” дип, куып җибәргәннәр.

Рания кызымны мәктәптә: “Миллионер кызы килә, әнә” дип үртиләр икән. Ирем Рушан травматологиягә барып, кызыбызны тикшертте. Аллаһка мең шөкер, эчке органнарына зыян килмәгән.

Иң куркынычы: мөселман балаларының әнисез үскән Ләтифәне кыерсытулары. Тормыш – бумеранг кебек. Аллаһы Тәгалә барысын да күрә ул!

Мин бөтенесен да аңлыйм. Әйе, мин дә балачакта сугыштым. Рания дә фәрештә түгел. Үзе өчен нык тора белә. Әмма бер кызга каршы 5 кыз чыгуы – бу нормаль күренеш түгел! Моны болай гына калдырмыйбыз! Рушан: “Аларның гафу үтенүләре кирәкми! Алар балабызны мәсхәрәләде. Түләсеннәр!” диде.

Миңа ТНВдан журналистлар чыкты. Бу хәлне бөтен җиргә таратам. Хәзер ничек дөрес эшләргә, кайда мөрәҗәгать итәргә кирәклеген уйлыйбыз, – дип яза блогер.

Бәйле