Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсендә яшәүчеләр күлдә батучы кызларны судан чыгарган. Бу хакта “НТР 24” басмасы хәбәр итте.
Кызларның икесенә дә 6 яшь. Алар март азагында бистәдәге бер күлдә боз астына төшеп киткән.
Кызларны бистә буйлап йөргән 27 яшьлек ир-ат һәм аның 61 яшьлек каенатасы коткарган. Кама Аланында яшәүчеләр аларга рәхмәтен җиткергән: “Рәис Габделгазиз улы Йонысов һәм Фәрит Абдуллинга коткарып калган гомерләр өчен рәхмәт әйтәбез!”, – диләр алар.
–
–

