Яр Чаллы шәһәрендә 31 яшьлек ир-ат электр самокатыннан егылып, реанимациягә эләккән булган. Ул шәһәр хастаханәсендә үлгән. Моны Яр Чаллы мэриясендә расладылар.
Фаҗигага китергән хәл узган атнада булган. Ир-ат самокат белән идарә итү көчен югалтып, аннан егылып төшкән. Хастаханәдә егылу нәтиҗәсендә алынган жәрәхәтләрне авыр дип билгеләгәннәр. Аны реанимациягә салалар. Тик табиблар, ничек кенә тырышсалар да, ир-атның гомерен саклап кала алмаган.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 1 мартыннан электр самокатлары шәхси мобиль транспорт чаралары итеп билгеләнә. Алар башка транспорт чараларына караган барлык кагыйдәләргә дә буйсына. Шуңа күрә электр самокатында хәрәкәтләнгәндә, бик игътибарлы булырга кирәк.