Илфак Шиһаповның кызы Илсөя Бәдретдинова турында: «Ул мине елатты»

Кичә Илфак Шиһаповның беренче никахтан туган кызы Зәринә Илсөя Бәдретдинованың концертына барган.

Әтисен искә алганда хисләрен тыя алмаган:
— Әйе, кичә концерт карап кайттык. Илсөянең концертлары һәрвакыттагыча иң югары дәрәҗәдә уза аның.
Тамашачының күңелендә булган бар хисләрен тышка чыгара торган, бик көчле концерт булды.
Елатты шул. Концерт башлаганда ук сәхнәдәге экранда фотолар чыккач түзеп булмады, — ди ул.

— Илсөягә мин рәхмәтле. Аның миңа, минем гаиләмә булган мөнәсәбәте өчен рәхмәт аңа. Ул гел безне иң якын туганнарын сыман каршы ала, иң яхшы урыннарга утырта, күчтәнәчләр биреп озата.
Илсөянең әтине онытмавы, искә алуы тиешле хәл дип саныйм. Бу мине сөендерә, — диде Зәринә.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/04/110887/

Бәйле