Берәү дә дөньяга мәңгелеккә килми, дип үзебезне тынычландырсак та, яшьли гомере өзелгәннәр өчен йөрәк сыкрый. Берәү дә дөньяга мәңгелеккә килми. Хак, тик үлемнең дә төрлесе була.
Хезмәттәшебез Александр Комаровның гомер җебе махсус хәрби операциядә өзелә. Журналист, җирле «НТР» медиахолдингында тапшырулар алып баручы, түбәнкамалылар өчен таныш исем, таныш йөз…
Тагын ул чын мәгънәсендә ватанпәрвәр егет иде. Соңгы елларда Александр «Нефтехимик» эзтабарлар отряды составында Бөек Ватан сугышы барган җирләрдә совет солдатлары җәсәдләрен эзләү эшендә катнашты. Шулардан телевидение өчен репортажлар, фильмнар әзерләде. Шәһәребезнең өлкән буыны аны шул изге хезмәте өчен яратты, ул яшь буынга үрнәк булды.
Әйе, аның үз теләге белән (!) махсус хәрби операциягә чыгып китүе дә – батырлык үрнәге. Ерак юлга чыгар алдыннан биргән интервьюсында бу карары турында тыныч сөйли. Хатыны Яна да иренең әлеге адымын авырлык белән булса да кабул итүен әйтә. Шул рәвешле, Александр үз теләге белән гомеренең азагына таба атлады. Юк, үләргә түгел, ә илен сакларга китте. Сүз дә юк, каләм иясенең киләчәккә бәйле башка нияте дә булгандыр. Монысын ул үзе белән бакыйлыкка күчерде. Ә бит аңа нибары 37 яшь кенә иде…
Болары – мин белгәннәре. Чөнки Александр белән хезмәттәшләр булсак та, эш урыныбыз төрле җирдә, шуңа да сирәк очраштык. Гадәттә, эш мәйданчыгында, яисә журналистлар өчен оештырылган очрашу, конференцияләрдә генә. Сәламләшү, кайчакта хәл белешүдән ары узылмады. Коллегалар өчен бу да – зур нәрсә. Бигрәк тә пенсия яшенә якынлашып килүче ветеран журналистлар өчен.
Тиздән түбәнкамалылар Александрны соңгы юлга озатачак. Саубуллашырга килүчеләр күп булыр. Аны күпкырлы талант иясе буларак искә алырлар. Ул – шаян, шул ук вакытта җитди дә, үз хезмәтен үтә яратып, бөтен барлыгын биреп башкаручы журналист. Нечкә күңелле, хисчән, күкрәк кагып чәчрәп чыкмаса да, туры сүзле, җаваплы һәм намуслы. Игътибарлы, кайгыртучан дус. Кайгыртучан гаилә башлыгы…
Александр Комаров «Алга» батальоны сафларында хезмәт итте. Аның һәлак булуы турындагы хәбәр февраль аенда ук килеп ирешкән иде. Ышанмадым. Гел әйбәт хәбәр килер кебек иде. Тик вакыт узган саен, өмет уты да сүрелә барды. Һәм менә ул бөтенләй сүнде. Тик Александр Комаровның якты истәлеге түбәнкамалылар хәтерендә озак сакланыр, аның исеме шәһәр тарихында аерым урын алыр.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/04/110893/