Әнвәр Нургалиев якын кешеләрен искә алган.

Әнвәр Нургалиев якын кешеләренең иске фотоларыннан портрет ясаткан.

Фотолар бик иске булу сәбәпле, белгечләр бу эшкә тотынмаган. Әмма җырчы барыбер андый кешене эзләп тапкан.

«Мине елатмассыз микән? Сез могҗиза тудыргансыз. Әби-бабайларым, әбине хәтерлим, ә бабайны юк. Әбием шундый чибәр, матур. Бу портретларны балаларга, оныкларга калдырырга була. Күңелем тулды», – дип кабул итеп алды җырчы якыннарының истәлеген.

«Мин дә әти-әниемнең фотоларын «яңартыр» идем», – дип язган Уфа блогеры Рөстәм Нәбиев. Җырчының күпсанлы язылучылары да шундый теләк белдергән.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-04-27/nv-rne-kem-elatkan-3236087

Бәйле