Гүзәл Уразовада нинди чир?

Соңгы вакытта, чыннан да, ябыккан кебек шул…

Яраткан җырчыбыз Гүзәл Уразованың иҗатын да, шәхси тормышын да социаль челтәрләрдә күзәтеп барабыз. Дүртенче баласын тудырганнан соң ул бераз түгәрәкләнгән иде. Тик күп тә үтмәде, ул янә үз халәтенә кайтты. Элеккедән дә ябыграк күренә кебек әле. Билгеле инде, бөтен кешегә дә ошап бетеп булмый. Моның өчен аны тәнкыйтьләүчеләр дә табылган.

«Гүзәл, Сездә анорексия башланган бит инде, бер дә килешми болай. Картайта, 4 бала анасы мондый кием кими», – дип язган берәү.

– Үземнең тарафка күпме комплиментлар ишетәм. Бик зур рәхмәт сезгә, нык «приятно». Бөтенесе: «Сез нәрсә, ашамыйсызмы әллә?» – диләр. Ничек инде ашамыйм, минәйтәм, табасы белән ашыйм, – дип сөйләгән Гүзәл сторисларында, бер таба яшелчә, җиләк-җимеш күрсәтеп.

«90-60-90 хәзер анорексия дип атала икән», – дип өстәп язып та куйган җырчы, үзенең үлчәмнәре белән бераз мактанып.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-04-27/g-z-l-urazovada-anoreksiyame-3237567

Бәйле