Шәмсетдиновлар гаиләсенә кем кайтыр — былбылмы, лачынмы?Хәбәр дөрес була күрсен…

Җырчы Гөлназ Асаева тамашачылары белән сәхнәдән генә түгел, социаль челтәрләрдә дә еш аралаша һәм сәхифәсен карап баручыларның сорауларына җавап бирергә ярата. Чираттагы «сорау – җавап» вакытында Гөлназ үзенең гаиләсе өчен бик күңелле яңалык турында «тишеп» куйган.

«Кайчан икенче бәбиегезне алып кайтасыз?» – дигән сорауга ул, әллә чынлап, әллә уйнап: «9 айдан», – дип җавап кайтарган.

«Тагын 10 елдан үзегезне ничек итеп күз алдына китерәсез?» – дигән сорауга да ул:

«Үз исемен булдырган артист, кадерле хатын һәм ике балабызның яраткан әнисе итеп күз алдына китерәм. Ул вакытка ирем дә азрак картаер һәм минем энем түгел, ә ирем кебек күренә башлар, дип өметләнәм», – дип язып куйган.

Гөлназ Асаева кызлары Динәгә няня эзләве хакында да әйткән.

Хатын-кыз тормышында иң кадерле вакыт инде ул — йөрәк янында кош йөртү. Гөлназның да хәбәре дөрес булып, былбыл, я лачын алып кайтып, гаиләсен тагын да бәхетле итсен, дип телик.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-04-28/tugyz-aydan-3237890

Бәйле