Татарстанның Балтач районы Биктәш авылында Украинадагы махсус хәрби операциясе барышында батырларча һәлак булган 30 яшьлек Андрей Алексеевны соңгы юлга озаттылар, дип хәбәр итә «Казанский репортер».
Татарстанлы Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылганмы, әллә үз теләге белән киткәнлеге ачыкланмый.