- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Май бәйрәмнәрендә Татарстанда почта бүлекләренең эш тәртибе үзгәрәчәк. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат үзәге кисәтте.
Республикада 1 һәм 9 майда почта бүлкләре эшләмиячәк. Бу көннәрдә өйгә хатлар һәм газета-журналлар да китертелмиячәк. Пенсия һәм пособиеләр Татарстандагы Социаль фонд бүлеге раслаган вакытта киләчәк.
2-7 майда почта бүлекләре гадәттәге режимда эшлиячәк. Ә менә 8 майда “Почта России” бүлекчәләрендә халыкны якшәмбе графигы буенча кабул итәчәкләр.
–
–