Танылган блогер «Женщина огонь» Чистай урамында кызын кыйнаган яшүсмерләрнең ата-аналарын җәзага тартмакчы.
– Әнием мәктәпкә барды. Кызымның сыйныфташларына барлык аудио хәбәрләрне, видеоларны тыңлаткан, күрсәткән. Бер тамчы да үкенмиләр алар! Мондый гаиләләрне җәзага тартырга кирәк! Түләсеннәр! Минем турында теләсә-нәрсә уйлагыз! Мин үземнекен әйттем!
Аннары шунысы бар: Раниянең сыйныфташ кызлары популярлык турында хыялланган. Алар минем кебек танылган блогер булырга, телевизордан күрсәтүләре турында уйлаганнар. Хыяллар тормышка ашарга тиеш! Сез хәзер бик популяр! Шатланыгыз! Әле үзегезне телевизордан да күрсәтәчәкләр, Иншаллаһ!
Нигә без генераль прокуратурага һәм тикшерү комитетына мөрәҗәгать итәбезме?! Бу хәл болай гына калырга тиеш түгел! Моны ахырына кадәр ерып чыгарга кирәк!
Йөрәгемә бик нык үткәне: Ләтифәгә әниең юк дип әйтүләре. Мөселман балалары әйткән бит моны! Нигә дип баланы шулай рәнҗетергә? Без аның әнисе юклыгын беләбез! Монысы инде гел башка сыймаслык!
Әлеге хәлне аңлатып, без Согуд Гарәбстанында яшәүче мөселман дин кардәшләренә дә яздык. Безгә нишләргә, нинди киңәш бар дип сорадык. Алар видеоларны карагач, «Кызганыч, мөселманнар арасында да начар кешеләр бар. Бер дә уйлап тормагыз. Һичшиксез, гариза языгыз, шикаять белдерегез», диделәр. Без шулай эшләдек тә, — ди Гүзәл Хөснетдинова.