Актриса Лилия Мәхмүтова: «Балачактан ук әтидән курка идем»

-- Лейла

«Әй, язмыш, язмыш» тапшыруының студиясендә Татарстанның атказанган артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры актрисасы Лилия Мәхмүтова булды. Ул атаклы Мәхмүтовлар династиясенең бер вәкиле, халык артистлары Хәлил һәм Исламия Мәхмүтовларның кызы. Тапшыру барышында ул үзенең балачагы һәм әти-әнисе турындагы хатирәләре белән бүлеште.

«Музыка мәктәбендә укып йөргән чагым. Сольфеджиодан «икеле» алган идем. Өйгә кайттым да, әнигә сөйләдем. «Әни, әтигә әйтмә инде», дип үтендем. Балачактан ук әтидән курка идем. Әби дә, тыңламаган чакларда, «Әтиегез кайтсын гына…», — дип куркыта иде. Шул «икеле» турында әни әтигә сөйләде бит. Әти, каешын салып, минем арт саныма сукты. Шундый гарьләндем. Аның сугуы бер гарьлек булса, армиядән кайткан якын туганымның моны күрүе үзе бер оят булды. Олыгая баргач, әти белән якынайдык. Аның да күңеле йомшаргандыр. Мине күп тапкыр әйтеп чәй эчәргә чакыра иде. «Кызым, чәй эчәсеңме?», дип бер тапкыр әйтә. Мин: «Юк, әти, рәхмәт, әле яңа эчеп чыктым» дим. 5 минут үткәч, тагын әйтә, аннары тагын чакыра. Шулчак әни: «Аптыратма инде баланы, эчмим, диде бит!», дип әтигә әйтә иде. Ә әти аңа: «Син, Исламия, туктап тор, хәзер ул миңа «эчәм» дип әйтә», дия иде. Аның бу сүзләреннән соң мин һәрвакыт ризалаша идем», — дип искә алды Лилия Мәхмүтова.

ТНВ

Бәйле