Ришат Төхвәтуллин: «Алия янына килеп «Без Ришат белән барыбер бергә булабыз!» дигән…»

1 ел элек Ришат Төхвәтуллин үзен бертуктамый эзәрлекләүче фанаты булуы, бөтен кешеләргә Ришатның кәләше дип сөйләп йөрүе, хәтта өенә кадәр килүе, чыкканын сагалап торуы хакында сөйләгән иде. Гашыйк хатын-кыз әле дә Ришатны тынычлыкта калдырмый икән.

Бу хакта җырчы сторисларында сөйләгән.

«Уфада концертларыбыз узды. Уфа концертларының «изюминкасы» ул – Нәкыя-матуркай. Кемнәр аны белми, таныштырасым килә. Әлеге хатын-кызга 50 яшьләр тирәсе. Ул мине кайчан да булса үзенә өйләнәчәк дип уйлый. «Мин инде өйләнгән, безнең арада берни була алмый», – дип аңлатсам да, үз сүзен бирми. Киемнәрен җыеп, минем янга Казанга килә. Күченәм дип уйлыймы икән. Көчкә озатып җибәрәбез.

Без авылга кайтканда, безнең арттан авылга кайта. Аны Уфа концертларыбызга кертми башлаган идек инде. Кичәге концертка ничектер кергән, әниләр кырыена килеп баскан, булыр-булмас сүзләрен сөйләп йөргән. Алияне аеруча ярата инде ул. Аңа бүләкләр, гәзитләр алып килә. «Без Ришат белән барыбер бергә булабыз», – дип әйткән кичә. Кыскасы, дуслар, бездә күңелле», – дип сөйли Ришат.

Нәкыя Ришатның телефон номерын да белә икән. «Яратам», – дип шалтырата, Ришат җавап итеп: «Мин инде өйләндем. Хәзер соң. Бетте», – ди. Ә ул: «Соң түгел. Мин бит сине көтәчәкмен. Без барыбер бергә булачакбыз, күреп тор. Дөнья ул бүген болай, иртәгә тегеләй», – дигән Ришатка мәхәббәттән янып-көюче фанаты.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/05/111414/

Бәйле