«Ник ялгыз хатын-кызга үреләсез?..»

Мыскыллау, рәнҗетү, түбәнсетү…

Без бу дөньяда вакытлыча гына яшибез. Без монда кунак кына. Шулай булуга кармастан, ниләр генә күрми адәм башы. Аеруча, хатын-кызныкы… Социаль челтәрләргә килгән бу хатны укыгач, йөрәк әрнеде. Кызганчка каршы, мондый хәлдә калган хатын-кызлар күп… Хатны үзгәртмичә, ничек язылган, шулай тәкъдим итәргә булдык.

«Хәерле көннәр. Мин дә сезгә язарга булдым әле. Бушанасым килә. Бездә ялгыз хатыннарны яратмыйлар. Ирләрне аздыручы дип беләләр. Ләкин күп кеше ирләренең нинди әшәке икәнен күз алдына да китерә алмый.

Ирем үлгәнгә җиде ел. Мин авылда торам. Ике балам бар. Чыгып китеп, каядыр урнашу мөмкинлегем юк. Ике бала белән күтәрә алмам дип куркам. Әти-әни — бик картлар, булыша алмыйлар.

Ике ел элек бер хәл булды. Әле дә йөрәгем әрни, әле дә рәнҗеп яшим. Акча түләп, мунча идәнен ясаттым бер кешедән. Бездә бит шулай, акчасын да бирәсең, чәен дә эчерәсең. Ике йорт арасы аша яшәүче күрше мужигы. Бөтен кешегә акчага йомыш үти. Расчет ясадым, чәй эчте.

Инде чыгып китә дигәндә өйдә кеше юклыгын белде дә ябышты миңа. Көчләде. Мин аны җиңә алмадым. Шулкадәр гарьләндем. Нәрсә каршы торасың, ир кирәк бит инде сиңа, дип сөйли-сөйли үз эшен эшләде. Мин еладым, бәргәләндем. Тыңлап та тормады. Кыз кебек кыланасың тагы, дип әллә ниткән мыскыл сүзләрен әйтте…

Ул чыгып киткәч, башка килгән беренче уй асылыну булды. Мин бит иремнән башканы күргән хатын түгел идем. Искә алсам, әле дә калтыранып куям. Шулкадәр ненавижу шул кешене. Бер ай йокламадым шуннан соң. Мазутка тыгып буяган кебек хис иттем үземне. Төнлә өенә ут төртмәкче булдым. Хатыны, баласы харап була иде. Кулым бармады. Кешегә әйтсәң, бөтен авылга даның тарала. Үзең керткәнсең, диячәкләр.

Әле аннан соң да берничә тапкыр килде безгә. Пычак белән куып чыгардым кабәхәтне. Тагын бер килсәң, суям, дидем. Миңа авыр бу сүзләрне язуы. Миңа наверное психолог кирәктер. Миндә нәфрәт, үч алу хисе көчле. Ике ел узса да бүгенге кебек күз алдымда. Юынып бетерә алмаган кебек мин. Үземне ненавижу. Яшәвемнең бер яме юк.

Шул мунчага керәсем дә килми. Идәннәрен каерып атасым килә. Аның кулы тигән барлык нәрсәне юк итәсем килә. Ирем миңа рәнҗеп ята торгандыр. Оят миңа, кызлар. Эчем яна. Успокоительныйлар эчкән булып тынып торам да тагын кузгала. Мәңге онытып булмый инде моны…»

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-05-03/mayda-ava-toryshy-nindi-bulachak-3243994

Бәйле