Блогер Чулпан Гини: «Кредит дип курыкмагыз, ял итегез, теләгәнен алыгыз!» [видео]

-- Лейла

Чаллы блогеры актуаль мәсьәлә күтәрә. Чулпан Гыйниятуллина фикере буенча, кайбер кешеләр кредит аласы булса, калтырап китәләр икән. Ул кредит, өлешләп түләүдән курыкмаска, үз иркендә, тормыштан тәм һәм ямь табып яшәргә өнди.

– Шундый кешеләр бар: алар гомерләре буе акча җыялар. Еллар бара, картлык җиткәнче акча җыялар. Кредит алмыйлар алар! Акча җыям башта, аннары берәр кая барырмын, аннары алырмын дип телиләр. Соң ул «аннары» җитмәскә дә мөмкин бит!

Ипотека алмыйча, еллар буе туганнар белән яшәүчеләр бар хәтта! Алар кредит алмый, акча җыеп эш итә!

Аннары ял итәргә кредит алырга куркып торган кешеләрне аңламыйм мин! Алар кер юу машинасын, телевизорны кредитка алырга курыкмыйлар, ә ял итәргә путевка алу өчен калтырап китәләр. Имеш ялны тотып торып булмый, материаль әйбер кирәк! Мондыйларны мәңге аңламыйм мин!

Соң гел акча җыеп бетереп булмый! Ял итәргә барыгыз! Гел икенче булып кайтасыз бит! Булсын кредитка, булсын… Иртәгә яисә кайчан да булсаның булмавы да мөмкин! Иртәгә үлеп китүегез бар сезнең! — ди блогер.

Бәйле