Биектау районында манарасын җил аударган мәчетне төзекләндерә башладылар

-- Лейла

Татарстанның Биектау районы Айбаш авылында узган елның ноябрендә манарасын җил аударган мәчет бинасын реставрацияләүнең беренче этабы башланган.

ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин авылга сәфәре барышында башкарылачак эшләр белән танышкан.

Ул мәчетнең уникаль һәйкәл икәнен һәм инде күптән Дәүләт комитетының игътибар үзәгендә булуын искәртте. Гущин сүзләренчә, мәчетне реставрацияләү эшләре бюджет акчаларына түгел, ә иганәчеләр күчергән акчага алып барыла.

ТНВ

Бәйле