Өстенә бүрәнә ауган 9 яшьлек бала үлгән

Приморье краенда 9 яшьлек бала өстенә бүрәнә ауган. Алынган җәрәхәтләрдән сабый урында ук һәлак була.

Ведомство мәгълүматлары буенча, 2 майда Спасск-Дальний шәһәрендә 2 малай агач эшкәртә торган предприятие территориясенә керә. Уйнаган чакта, аларның берсе өстенә бүрәнә төшә. Имгәнгән бала шунда ук үлә.

Җинаять эше кузгатылган.

Прокуратура агач эшкәртә торган предприятие эшчәнлегенең законлылыгын тикшерәчәк, хуҗаларның объект территориясенә чит кешеләрне кертүне чикләүне оештыруын бәяләячәк, диелә хәбәрдә.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/05/111614/

Бәйле