«Подписчик»лар өчен җан кыярга да әзер

Башкортстан блогеры җиденче сыйныф укучысын чүкеч белән җәзалап үтергән.

Петербургта 16 яшьлек үсмерне 13 яшьлек кызны ерткычларча үтергән өчен тоткарлыйлар. Мәктәп укучысын берничә көн эзләгәннәр, шуннан соң хокук саклау органнары, көч куллану нәтиҗәсендә үлем билгеләре белән, аның мәетен тапканнар.

Үтерүче корбанын урманга пикникка дип алып киткән һәм аны чүкеч белән тукмаган. Бу хәлне аның 15 яшьлек сыйнфташ кызы (!) телефонга төшерә һәм берничә язылучы булган кечкенә телеграм-каналына урнаштыра.

Бичара баланың мәетен, киемнәрен һәм алдан ватылган телефонын чокырга ташлыйлар.

Бу гамәлләрен егет үзенең өстенлеген күрсәтергә һәм «коточкыч эшләр башкару» сәләте барлыгын ачыкларга теләве белән аңлата.

Билгеле булганча, егетнең исеме Илья, ул Башкортстаннан килгән һәм 2 ел Питердагы мәктәптә укыган, шуннан соң кыска вакытка республикага кайткан, янә Питерга килеп башка мәктәпкә укырга кергән.

Балалар, бигрәк тә үсмер кызлар ата-анасыннан сорамыйча кая бара? Малайлар нинди юллар белән подписчиклар җыя, «егетлеген» күрсәтә? Уяу булыйк, җәмәгать!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-05-04/podpischik-lar-chen-yn-kyyarga-da-zer-3244652

Бәйле