Боджей Давид вафат булган

«Туган Як» һәм «Уфтанма» хитларына кавер ясап, аларны үзенә хас бер ихласлык белән башкарып танылу алган артист һәм җырчы, 41 яшьлек Боджей Давид вафат булган.

Без аның «шикәр» чире белән авырып дәваханәгә эләгүе турында язган идек. Дуслары әйтүенчә, дәваланганда аның тамагы яраланган.
Бу көннәрдә аның янә дәваханәгә барырга тиеш булуы билгеле. Ул әзерләнеп, инде өйдән чыкканда соңгы адымнарында егылып үлгән диләр.
Дуслары аны Башкортстанда җирләргә әзер.

чыганак: https://kiziltan.ru/news/obchestvo/2023-05-04/bodzhey-david-vafat-bulgan-3245795

Бәйле