«Әй, язмыш, язмыш» тапшыруында кунакта Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, халыкның яраткан, «атказанган» Дәү әнисе — Әлфинур Хисамова булды. Ул биредә үзенең театр актрисасы буларак ясаган беренче адымнарын искә алды. Язмышы аны театр юлына түгел, ә китапханәчелеккә дә илтеп китерергә мөмкин булган икән».
Авылда китапханәдә эшли идем, Алабугага укырга кердем, документларымны илткән идем инде. Ә үзем мәктәптән бирле театрда уйныйм, авыл клубында спектакльләр куйдык. Алабугага үтсәм дә, Казанга театр училищесына кереп карыйм әле дип, башкалага киттем. Әнигә берни әйтмәдем. Ул вакытта анда Асия Хәйруллина, Марсель Сәлимҗанов укыта иде. Имтиханнарны бирдем дә, мине «Сез үттегез», — дип кайтарып җибәрделәр. Өйдә моны ничек җиткерергә дә белмәдем, Алабугага үттем бит инде. Документлар да шунда. Шул вакытта Әлмәт артисты Әгъзам Галиуллин безнең авылга килде. Ул минем уйнап йөрүемне белде. Әнине: «Кызыгыз әрәм булмасын, театр училищесына кереп карасын, аннары гомер буе яратмаган эштә эшләп, бәхетсез булачак. Җиһан апа, уйлагыз инде», — дип йомшартырга тырышты. Ә ул кырт кисте: «Урыны яхшы, китапханәгә кеше күп килә, шунда калсын», — диде. Ул бит минем имтихан биреп, кабул булуымны белми әле! Әйттек. Әни, кан басымы күтәрелеп, хастаханәгә эләкте, шундый авыр кичерде…»