Казаннан юл тоткан автобус куркыныч юл-транспорт һәлакәтенә эләккән

Полиция Башкортстанның Иглин районында булган юл-транспорт һәлакәте шартларын ачыклый. Авария М-5 «Урал» трассасының 1533 чакрымында, Тикәй авылы янында килеп чыккан.

Казан-Чиләбе мaршруты буенча юл тоткан «Хигер» автобусы һәм каршы яктан барган «Шевроле Нива» автомобиле бәрелешкән. Бу хакта Башкортстанның Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Билгеле булганча, 27 яшьлек «Шевроле» йөртүчесе зыян күргән. Хәзер ул больницада ята. Автобуста баручылар арасында зыян күрүчеләр юк (28 пассажир).

чыганак: https://vatantat.ru/2023/05/111855/

Бәйле