Казанда 9 майда бәйрәмнән соң өстәмә автобуслар йөриячәк

-- Лейла

9 май, Казанда Җиңү Көне бәйрәме тәмамланып, салют аттырганнан соң, өстәмә автобуслар йөриячәк. Алар пассажирларны 3 тукталыштан алып китәчәк. Бу хакта Казан мэриясенең рәсми сайтында билгеле булды.

Кичке 9дан барлыгы 19 өстәмә автобус йөри башлый. Алар түбәндәге урыннарда туктый:

22, 28а, 89 нчы номерлы автобуслар — «Цирк» тукталышы;

6, 15, 22, 29, 37, 47, 74, 75, 89 нчы номерлы автобуслар — «Энергетика университеты» тукталышы;

6, 22, 28а, 37, 47, 74, 89 нчы номерлы автобуслар — «Яшьләр үзәге» тукталышы.

Җиңү көнендә салют кичке 10да башланачак, ул Казансу акваториясеннән – Киров һәм Ленин дамбалары арасында, шулай ук «Казан» гаилә үзәге янында һәм Кремль яр буенда күренәчәк.

ТНВ

Бәйле