Әти-әнисенең акчасын урлап качкан…

Гаиләнең миллион сумнан артык акчасы югалган.

Бу хакта 18 яшьлек егетнең әнисе «ВКонтакте» социаль челтәренең «Подслушано Уфа» төркемендә бастырган.

«Улыбыз 18 яше тулу белән өйдән чыгып китәргә теләк белдерде. Без каршы булмадык. Әмма ул икенче шәһәргә күченгәннән соң, миллион сумнан артык акча югалганын аңладык. Бу акчаны фатир сатып алыр өчен җыйган идек. Шалтыратып та карыйбыз, телефонын алмый, элемтәгә чыкмый. Дуслары белдерүенчә, бер яшь кыз белән Санкт-Петербурга яшиләр алар.

Без хәзер ни эшләргә дә белмибез. Полициягә дә мөрәҗәгать итеп булмый. Үз балаңны төрмәгә утыртып булмый бит инде. Иремнең бөтенләй кәефе төште. Ул улыбызны башкача күрәсем дә килми, ди», дип язган ул.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-05-04/ti-nisene-akchasyn-urlap-kachkan-3245696

Бәйле