Алып баручы Эльвира Фазлыева (җырчы Аида) фаҗигале төстә һәлак булган кызының әтисе белән аралашмавын, үзен бик ялгыз хис итүен сөйләгән.
– Аида кызымны югалткач, ялгыз калдым… кызымның үлде дигән хәбәрен ишеткән мизгелләрне исемә дә төшерәсем килми. Мин эштә идем… Аиданың өстенә агач ауган диделәр. ДРКБга торып чаптым. Юлда барганда догалар укысын дип, әниемә шалтыраттым.
Боларны яза да алмыйм! Калтырыйм! — дип яза Аида, ул куркыныч вакытларны искә төшереп.