Диана Сәфәрова һәлак булган авариягә катнашы бар дип шикләнелгән ир-атны тоткарлаганнар

Кичә танылган блогер, җырчы Әнвәр Нургалиевның бертуган апасының кызы Диана Сәфәрова һәлак булды Дип хәбәр иткән идек. Ул һәлак булган авариядә катнашы булган кешене тоткарлаганнар.

Хәзер Чишмә шәһәре полиция бүлегендә аннан сорау алалар, дип хәбәр итә төбәк ЮХИДИ матбугат хезмәте.

Ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, фаҗига кичә, 9 май да, төнге сәгать 1 тирәсендә була. Диана Сәфәрова Honda Civic машинасында Чишмә шәһәренең Революция урамы буйлап барганда, идарәне югалтып, кюветка төшә һәм коймага бәрелә. Алган җәрәһәтләрдән урында ук үлә. Диана Сәфәрованың туганы Әнвәр Нургалиев социаль челтәрдә фаҗигадә сеңлесе түгел, башка машина йөртүче гаепле, дип белдерде.

«Гаепле кеше тәмуг утында янсын», — дип язган ул бер сторисында.

Башкортстан республикасы ЮХИДИ матбугат хезмәтендә, авариядә катнашуда шикләнелгән кешене тоткарлауларын белдерделәр. Ул — Сәфәрова үткән юл өлешен Toyota Camry машинасында узган.

«Әлеге факт буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Чишмә шәһәре буенча тикшерү бүлеге тикшерүчесе тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу һәм транспорт чараларын эксплуатацияләү маддәсе буенча җинаять эше ачылды», — диләр ведомствода.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/05/112036/

Бәйле