Блогерның якыннарының кайгысын уртаклашырга күптән түгел генә авариядә кызын югалткан, блогер Гүзәл Хөснетдинованың әнисе Фәридә ханым да килгән.
– Нәрсә генә дә әйтеп булмый… Түземлек! Кызым Лилия һәлак булгач оныгым, 10 яшьлек Ләтифәгә бу турыда әйтүе иң авыры булды. Ләтифәдән: “Әниең үлде” дигәч, “Ниләр кичердең?” дип тә сорадым. Диана апасының һәлак булуын әйттем. “Аишә аңлар, аңа бит 8 яшь. Ә менә кечкенәләр белмәячәкләр әле” дип җавап кайтарды. Балаларга әйтергә. Әмма саклык белән, – дип үз кичерешләрен сөйләгән Фәридә ханым.
Диананың балалары бүгенгә хәтле бу куркыныч хәбәрне белмәгән әле.
Танылган блогерны Башкортстанның Чишмә районы Чишмә авылында җирләделәр. Соңгы юлга озатырга барган Фәридә ханым:
– Балаларына әниләре юклыгын әйттеләр. Елыйлар инде… Аишә үзен кулга алмакчы була, әмма… Авыр! Бик авыр, – дип сөйләгән.