Сигез сыер асраучы Тәнзилә Йосыпова: «Сыер асрап, баеп була»

-- Лейла

Тәтеш районының Байраш авылында яшәүче Тәнзилә Йосыпова әнә шулай ди. «Файдасы юк», – диючеләргә аның үз дәлиле. Кызык, үзләре әлеге муллыкка ничек иреште икән?

Йосыповлар хуҗалыгына килеп туктагач, берәр бай өедер бу, дип   уйлаган идек. Ике катлы йорт,  кирпечтән ясалган заманча койма, яхшы машина…  Тик капка төбендә ашлык тутыручы ирләрне күргәч, җир кешеләре икәнлеген аңладык. Малларына азык кайтарткан булганнар икән. Әтиле-уллы урамда капчыкларга ашлык тутырса, хуҗабикә Тәнзилә апа  өй эчендә кайнаша иде.

Гадәттә  мал тотучылар, эше күп, ә  табышы аз, дияргә ярата. Бу гаиләдә алай түгел. Әлегә сөтнең бер литрын 18 сумга тапшыралар икән. Тик,  бәясе арзан, дип зарланмыйлар.  Җыючысы булганга шөкер итәләр, киләчәктә артыр, дип өметләнәләр.   Көнгә 100–120 литр сөт тапшыру  начар күрсәткеч түгел.

– Мәшәкате күп, әмма ашы да әйбәт бит, бәгърем. Асрамасаң, бер нәрсә дә юк. Мал тотсаң, авызың шапылдап тора. Күчтәнәчкә дә бирә аласың.  Авылда  да тәмле ашап, матур киенеп, бик әйбәт яшәргә мөмкин. Тырышырга гына кирәк, – ди Тәнзилә апа.

Менә нәкъ аларча. Тир түккәч, ике катлы йорт та хыялда гына калмаган. Өйләрен дә курчактай итеп бик матур  киендергәннәр. Хуҗабикә үзе дә фырт йөрергә ярата. Китапханәче булгач, зәвыкны сакларга кирәк шул. Бу өлкәдә 38 ел хезмәт итә икән инде. Шул ук вакытта абзардагысын да тәртиптә тотасы. Билгеле, җитеш тормыш күктән генә төшмәгән. Моның өчен  йокыдан сәгать 4–5тә торып, көн буе тир түгәргә туры килә.

– Сыер сава белми идем, кияүгә чыккач өйрәндем. Каенанам Разыя авыргач, эре малны бетергәннәр. Башта  бер сыер алдык, аннан өчәү булды. Барысын да кул белән саудым. 2000 нче елларда абзарны зурайтып, сыерларны сигезгә җиткездек.  Сигез сыерның сигез бозавы туа. Бу – үзе байлык. Заманында утызар баш терлек  тоттык. Хәзер үгез, бозаулар белән  барысы – 15 баш.  Ел саен 70 чеби,  35  үрдәк, 25 каз асрыйбыз, – ди Тәнзилә ханым.

Шул ук  вакытта хуҗабикә үзенең тормышта эш мәсьәләсендә нәфеслерәк  икәнлеген дә яшерми.  «Миңа һәрчак күп кирәк булды», – ди, елмаеп. Дәү әти, дәү әни тәрбиясендә үскән кыз бу хиснең өйдәгеләреннән күчүен әйтә.  Ни өчен дигәндә, алар бик тырыш булган. Сугыштан кайткан бабасы – тормыш тоткасы. 25 баш умарта тоткан, яшелчә, җиләк-җимешне дә мулдан утырткан. Утыз  төп алмагач үскән бакчада. Бабасы белән бергәләп 50шәр банка компот япканнар.  Менә шундый гаиләдә ялкау булып үсеп була димени?!

– Басуда хатыннар белән чөгендер алабыз шулай. Мин унсигезенче чөгендерне чистартканда, берсенең кулында беренчесе генә иде.  Шуннан теге җиде хатыннан аерым эшләргә булдым. Карасам, бер үземә 12 трактор  чөгендер китереп бушатканнар. Бер атнада җиде «КамАЗ» төяп җибәрдем. Теге хатыннарның  исә барысының эшләгәне  шуның кадәр. Әлеге акчага җиде капчык шикәр комы алдым. Менә шуннан көчемне чамала инде, – дип көлә Тәнзилә апа.

Хуҗабикә әйтүенчә, терлек асрамасалар, мондый тормыш мәңге тәтемәс иде. Сөттән каймагын, сырын, эремчеген, кортын ясый. Күрше авыл халкы да, шулай ук шәһәрдән кайтучылар да  товарын сорап тора икән. Кортның килосы – 500 сум.  Базарда 11 ел ит  сатканнар.

Әле бит сатканчы, башта үстерергә кирәк. Элегрәк ике улы, ире  болында көн саен бер йөк машинасы печән чапкан. Хәзер терлек азыгын сатып алалар. Кергән акчага исә улларын  Казан дәүләт төзелеш-архитектура институтында укытканнар. Ул  заманда елына 46 мең сум акча түләп укыту җиңел булмаган, билгеле. «Акчаны  әрәм-шәрәм итмәдек. Балалар укытканда, затлы туннар кия алмадым. Терлек суйган акчаны тизрәк кассага илтеп сала идек. Һәр тиеннең кадерен белдек», – ди әңгәмәдәшем.

Хәзер инде бар да җитеш.  Олы улы Рәфыйкъ Казанда гомер итә. Төпчек улы Булат,  өйләнеп, гаиләсе белән төп йортта яши. Ул коткаручы булып эшли. Тәүфыйкъ абый,  инвалид булса да, абзарда  терлек карарга булыша. «Өйдә көн буе телевизор карап, диванда  яту эш түгел, маллар янында рәхәт», – ди икән. Гаилә алга карап,  сыерлы көнем – сыйлы көнем, дип, өмет белән алга карап яши.

Сәрия Мифтахова, «Ватаным Татарстан»

Бәйле