Данир Сабиров: «Мәрьям кызым уфтана: аягы сынганга түгел…»

-- Лейла

Шоумен, җырчы Данир Сабировның кызы Мәрьям аягын авырттырган.  

– Безнең Мәрьям костыльләр белән йөри. 2-3 ел элек аның белән бу хәл булган иде инде… Шунда өр-яңа костыльләр сатып алдык да, аягына баскач, кешегә бирергә яисә ыргытырга җәл булды, калдырдык без аны. Ә халык сынамышларына ышансаң, костыльләрне өйдә сакларга ярамый икән. «Андый-мондый хәл булса – калсын», — дидем. Миләүшә каршы килмәде. Мин реалист кеше: чөнки балалар спорт белән шөгыльләнә, берәр нәрсә булса, аннан эзләп йөрисе булыр дидек… Мин үзем дә спортчы булгач, сынган аяк та, сынган кул белән дә йөрдем. Тик миңа костыльләрне әллә кемнән алып торганнар иде, үзебезнеке булмады.

Белмим инде, ул сынамышларга ышаныргамы-юкмы?! Хәтерлисезме, юл һәлакәтенә очрап вафат булган тамашачым Римма апа турында язган идем?! Аның соңгы смсы: «Аллаһ боерса, Уфада күрешербез», — иде. Тик менә, Аллаһы боермаган. Миңа калса, насыйп буласы була инде. Русча әйтмешли: это неизбежно! Костыльләр әгәр өйдә сакланмаган булса, мин уйламыйм, Мәрьям аягын сындырмый калган булыр иде дип. Ярар, тизрәк төзәлсен инде. Үзе бик уфтана. Авыртуга түгел, ә ярышларда катнаша алмаганына. Кызым, бар да яхшы булсын, – дип язган җырчы.  

Бәйле