«Син нигә миңа аракыны азрак салдың?!..»

Спиртлы эчемлекләр куллану яхшылыкка китерми шул…

Башкортстанда, Ишембай районында бер ир 72 яшьлек дустына берничә тапкыр пычак кадаган, дип хәбәр иттеләр хокук сакчылары. Низаг кичә Колгына авылында булган.

Полиция мәгълүматларына караганда, җинаять вакытында 58 яшьлек ир зыян күрүченең өендә булган. Бергәләп спиртлы эчемлекләр эчкәндә бу кешегә аның карт дусты аракыны стаканга азрак салган кебек тоелган. Ачуы чыгып, ул иптәшенең күкрәгенә пычак кадаган, шулай ук башына һәм муенына яралар салган. Хәзер өлкән яшьтәге ир дәваханәдә ята.

Әлеге вакытта җинаятьче тоткарланган. Ачыклануынча, аның билгеле бер яшәү урыны да юк.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/khokuk/2023-05-11/sin-nig-mi-a-arakyny-azrak-saldy-3253372

Бәйле