Актаныш районында бер кеше авариядә үлгән

-- Лейла

9 майда Актаныш районында М7 трассасының 1145 чакрымында җиңел машина һәм йөк автомобиле бәрелешкән. Көчле җәрәхәтләрдән җиңел машина йөртүчесе шунда ук һәлак булган. Фаҗиганың килеп чыгу сәбәпләрен «Челнинские известия» хәбәрчесенә Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә сөйләгәннәр.

Билгеле булганча, җиңел машина йөртүче ир-атка 41 яшь булган. Ул Уфа-Мәскәү маршруты буенча барган. Ир-ат каршы як полосага чыга һәм фурага бәрелә. Анда рульдә 52 яшьлек ир-ат булган. Йөк машинасы бәрелүдән юл читенә төшеп китә. Ә җиңел машинада булган ир-ат көчле җәрәхәтләрдән урында һәлак була.

ТНВ

Бәйле