Махсус операциядә катнашучылар өчен күңелле яңалык

Дәүләт Думасына махсус операциядә катнашучыларны югары уку йортларына имтиханнарсыз кабул итү турында закон проекты кертелде

Дәүләт Думасына махсус операциядә катнашучыларга урта һәм югары белем бирү программалары буенча уку йортларына имтиханнарсыз керү хокукы бирүне тәкъдим итүче закон проекты кертелгән.

Инициатива авторы булып Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты җитәкчесе, КПРФ фракциясе депутаты Нина Останина чыгыш ясый.

Проектка ярашлы, урта яки югары белем бирү программасына уку йортына бушлай керү мөмкинлеге демобилизациядән соң өч ел дәвамында һәм әңгәмә узу шарты белән СВО катнашучылары өчен гамәлдә булачак.

Шул ук вакытта махсус хәрби операциядә катнашучылар укый алачак белгечлекләрне РФ Хөкүмәте билгеләячәк.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/05/112243/

Бәйле