Танылган актерны террорчы һәм экстремист дип таныганнар

Тиешле документ ведомствоның рәсми сайтында пәйда булды.

Росфинмониторинг актер Артур Смольянинов* һәм Владимир Зеленскийның офис башлыгының элекке киңәшчесе Алексей Арестовичны террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә кертте. Тиешле документ ведомствоның рәсми сайтында пәйда булды, дип яза Казан ферст.

Гыйнвар башында ук Смольянинов, Россиядә бер генә өлкә калып, калганнары юкка чыкса да барыбер булуын әйткән була. Соңрак Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин артистка карата җинаять эше кузгатырга кушкан. Шул ук вакытта Смольянинов иноагент дип таныла.

Моннан тыш, исемлеккә Украин журналисты Янина Соколова эләгә. Телевизион эфирда ул рус кешеләрен милли билге буенча Үтерү кирәклеге турында позиция белдерә.

*Чит ил агенты функцияләрен башкаручы физик зат.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/05/112257/

Бәйле