«Бик якын кешебезне озаттык…»

Рөстәм Нәбиевның һәм аның хатыны Индираның бик кайгылы көннәре…

Юл фаҗигасендә һәлак булган Диана Сәфәрова аларның якын дусы булган. Аның белән хушлашканнан соң, бик җылы сүзләр язганнар.

«Без өйдә, дуслар. Бик якын кешебезне соңгы юлга озаттык. Кайчан да булса сине җирләргә барырмын дип уйламаган идем, Дианочка.

Бәлки, син «киткәнеңне» аңламый да калгансыңдыр. Син һәрвакыт ашыктың, эшләдең. «Син кайчан да булса йоклыйсыңмы ул?» – дип сорый идем. «Кайвакыт», – дия идең.

Безнең чибәр дустыбыз, сине аерым җылылык белән искә алырбыз. Тыныч йокла. Күкләрдән үзеңнең сабыйларыңны сакла. Безнең тарафтан да ярдәм булачак», – дип вәгъдә биргән Индира мәрхүмә дустына.

Өч баласын ялгыз үстергән 32 яшьлек популяр блогер Диана Сәфәрова 9 май төнендә юл фаҗигасендә һәлак булды.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-05-12/bik-yakyn-keshebezne-ozattyk-3254481

Бәйле