Контракт буенча хәрби хезмәт узучы Илнар: «Балаларым, әти-әниемне кем саклаячак соң?»

Ун елдан артык контракт буенча хәрби хезмәт узучы, хәзерге вакытта да Ватан алдындагы бурычын үтәүче Илнар Галиев фикерләре.

Махсус хәрби операциядә катнашуы турында:

– Бу мәсьәләдә артык фикер алышып торасы да юк. Без Ватан алдындагы бурычыбызны үтибез. Ә туган җиреңне ярату хисен балаларда кечкенәдән үк гаиләдә, өйдә тәрбияләргә кирәк. Бу хакта мәктәптә дә онытырга ярамый. Аерым алганда, тарих фәнен ныклап өйрәтсеннәр. Чөнки үткәнен, тарихын белгән кеше һичшиксез үз иле белән горурланып яшәячәк. Ватанпәрвәрлек хисен тәрбияләүдә спорт та мөһим урын алып тора, минемчә. Кечкенәдән үк спорт белән шөгыльләнү кешенең холкын ныгыта гына. Ә чын ир-егет авыр хәлдә илен ташламый.

Курку хисе турында:

– Курку хисе һәркемдә бар инде ул. Аны җиңә белергә кирәк. Минемчә, үлемнән, гомумән дә, куркырга кирәкми. Кемнең кайда гомере өзеләсе билгесез. Мин махсус хәрби операциядә курыкмыйм. Чөнки хәрби иптәшләремә ышанам. Курку хисен җиңәргә әнә шул ярдәм итә. Монда һәркем ныклы хәрби әзерлек уза. Башта солдатларга шәхси әзерлек курслары үткәрәләр, аннары хәрби хезмәт өчен кирәкле төп юнәлешләр буенча барлык күнекмәләрне ныклап өйрәнәсең, шуннан соң отделение, взвод, рота, батальон составында әзерлекне алга таба дәвам иттерәсең. Һәркем үз бурычын белгән һәм тиешенчә үтәгән хәрби бүлекчәләрдә һөҗүм итү барышында югалтулар юк дәрәҗәсендә була. Бердәнбер җиңелүне белмәгән полководец Суворов бик дөрес әйткән: өйрәнгәндә авыр булса, сугышта җиңел булыр.

Саклык чаралары турында:

– Иң беренче чиратта, хәрбиләр физик яктан әзер булырга тиеш, минемчә. Булачак хәрбинең беләге никадәр көчлерәк булса, аңа үз бурычын үтәргә шул кадәр җиңелрәк булачак. Икенчедән, өс-башка акчаны кызганырга ярамый. «Спецназ»да хезмәт итүчеләрнең бер әйтеме бар: яхшы сугыш кирәк-яраклары – бәһасез. Моның белән килешмичә мөмкин түгел.

Өйдәгеләрнең кәефе турында:

– Ир-ат –  гаиләнең төп сакчысы. Ватан исә менә шул гаилә, туган йорт, аерым бер авыл, шәһәрдән башлана да инде. Шуны истә тотарга кирәк. Мин бармасам, минем балаларым, әти-әнием, туган йортымны кем саклаячак соң? Өйдәгеләр әнә шуны аңласын иде. Ватан алдындагы бурычын үтәргә теләк белдергән ир-атка мөмкин кадәр ярдәм итсеннәр. Безгә шалтыратсыннар, хатлар язсыннар. Шуны да әйтәсем килә: интернетта, телеграм-каналларда җыен кирәкмәгән, тикшерелмәгән мәгълүмат укып ятмасагыз иде. Чөнки еш кына ялган хәбәрләрне махсус рәвештә халыкны хафага төшерү өчен тараталар. Ирең, әтиең, улың, абыең шалтыратып җиткергән хәбәрдән дә яхшысы юк.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/05/112302/

Бәйле