Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин Казанның 175нче гимназиясендә фаҗига корбаннарын искә алган.
Артист белем бирү учреждениясендә булып кайткан һәм ике ел элек булган вакыйгаларга багышланган «Кая?» җырын башкарган. Ришат бу хакта социаль челтәрләрендә хәбәр бирде.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 11 маенда 175 нче гимназиянең элеккеге укучысы Илназ Галәвиев тугыз кешене атып үтерде, шуларның җидесе — балалар. Галәвиев эшенә нокта бер ай элек куелды.