Гөлназ Шәйхи: «Хәзер дә телефонымда Хәния номеры саклана, кайвакыт шундый шалтыратасы килә…»

-- Лейла

«Әй язмыш, язмыш» студиясендә кунакта Бөтендөнья татар конгрессының массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе — Гөлназ Шәйхи булды. Ул тамашачыларга Хәния Фәрхи белән дуслашып китү тарихын һәм аны юксынуын сөйләде.

«Мин балачактан ук артистлар тормышы белән кызыксына идем. Җырчыларга, театр актёрларына ул мәхәббәт шундый зур иде ки, мин һәрбер газета-журнал артыннан алар белән интервью, фотоларын кисеп, үземә алып куя идем. Олыгайгач, шушы артистлар белән якын аралашу — минем өчен бик зур бәхет ул. Хәния Фәрхи белән безнең дуслыгыбыз 1993 елда башланды. Һәм ул Хәния бакыйлыкка күчкәнче дәвам итте. Быел менә 30 ел булыр иде. Ул дуслык бәп-бәләкәй кызның зур артисттан интервью алуыннан башланган иде. Җан дустым иде ул. Хәзер дә телефонымда Хәния номеры саклана, кайвакыт шундый шалтыратасы килә. Күңелемнән аның белән сөйләшәм, киңәш сорыйм», — дип искә алды ул якын дустын.

ТНВ

Бәйле