Татарстанга шефлыкка Луганск Халык Республикасының тагын бер шәһәре бирелде. Хәзер безнең карамакта Лисичансктан ерак урнашмаган Рубежное торак пункты да булачак. Әлеге хәбәрне «Татар-информ» җиткерә.
Татарстан һәм Рубежное шәһәрләре арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Аны ике яктан Республика хөкүмәте һәм шәһәр администрациясе башлыгы Сергей Хортив имзалады. Рубежное җирлегендә хәзер 10 000 кеше яши. Татарстанның төп максаты — андагы торак йортлар һәм социаль объектларны төзекләндерү булачак.
«Иң элек безнең команда Рубежное шәһәрендә эшләнергә тиешле бурычларны билгелиячәк, аннары аларны гамәлгә ашыра башлыйбыз. Лисичанск белән чагыштырганда, монда хәлләр яхшырак: кешеләр ут, газ, һәм су белән тәэмин ителгән», — дип искәртте ТР Премьер-министры урынбасары Евгений Варакин.