Курган өлкәсендә янгында зыян күргән татар авылына Татарстан ярдәме барып җитте

-- Лейла

Курган өлкәсендә булган көчле янгында зур зыян күргән Йолдыз (Эчкен) авылы татарларына ярдәм машиналары барып җиткән. Аларны берничә көн дәвамында бөтен Республика халкы жыйган иде. Матди ярдәм туплауны Бөтендөнья татар конгрессы башлап җибәрде. Йөк машиналарының барып җитүен дә конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итте.

3 көн дәвамында Республика халкы конгресска азык-төлек, киемнәр, гигиена кирәк-яраклары, өй җиһазлары китерде. Барлыгы 20 тонна гуманитар ярдәм җыйганнар. Аны Курганга кадәр конгрессның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннәтуллин озата барган.

Юлланган машинаның Йолдыз авылына барып җитүе билгеле булды. Җирле халык татарстанлыларга олы рәхмәтен җиткергән.

ТНВ

Бәйле