Блогер Алия туганнары ташлап киткән 1957 елгы Рәшит бабайга ярдәм итәргә алынган. Аны Казанның мохтаҗларга ярдәм итү үзәгенә урнаштырган.
– Бабайның хатыны да, кызы да телефоннарын алмыйлар. Петербургта яшәүче улы булыша алмыйм, дип белдергән. Авылда яшәүче бер туганы элемтәгә чыгып, «Үзем янына алып китә алмыйм. Әмма социаль хезмәткәр яллап, аның өчен акча биреп тора алам» дип, хәбәр иткән. Алга таба үзәк хезмәткәрләре бабай өчен яшәү урыны эзләү белән шөгыльләнәчәк, — дип сөйли блогер.
Алия үзенең инстаязылучылары белән 800 меңләп акча җыйган. Әлеге акчага мохтаҗларга өй сатып алып була, ди. Өйдә 6 кеше тора алырлык мөмкинлекләр булдырылган.
– Мохтаҗларга ярдәм итү үзәгендә кешеләрне тәмле итеп ашаттык да. Алар биредә тулы канлы тормыш алып бара. Хәтта бакчалары да бар. Ашатуга килгәндә, үзәктә яшәүчеләрне генә түгел, ә пенсионерларны, аз керемле гаиләләрне дә тәмле кайнар ризык белән тәэмин итәләр. Зинһар, булганына шөкер итегез, – ди блогер Алия.