Куркыныч юл һәлакәте: 5 кеше үлгән

 Самара өлкәсенең Зур Глушицк районында А-300 автоюлының 83 кмында юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә биш кеше һәлак булган.

Ачыкланганча, җиңел автомобиль йөртүчесе каршы як хәрәкәт полосасына чыккан һәм йөк машинасы белән бәрелешкән.

Машиналар күрше республикада теркәлгән. ЮХИДИ хезмәткәрләре авария урынында эшләүләрен дәвам итә, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Самара өлкәсе буенча Баш идарәсе.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/05/112371/

Бәйле