Рөстәм Нәбиев машина да йөртә алмый хәзер

Үзен дә, гаиләсен дә җилдереп кенә йөртә иде бит, ни булган?

Дөньяның иң биек тауларын кулларында яулаган, шул куллары белән күптән инде машина да йөртүче «чакматаш» Рөстәм Нәбиев бу хакта социаль челтәрдә яза һәм үзенең водителен күрсәтә. Ә ул — хатыны Индира!

Видеодан күренүенчә, аның уң кулында ике бармагы сынган икән. «Сына да, төзәлә дә инде, нәрсәсе бар?» — диярсез. «Мораль сей басни такова»:

«Беләсезме, бу хәлдә калгач, тормышта мөстәкыйль булуның никадәр мөһим икәнлеген аңладым. Мин хәзер гап-гади нәрсәне дә эшли алмыйм, машина да йөртә алмыйм, бу – тормышымны катлауландыра. Шушы хәл килеп чыккач, мөстәкыйль булуның кадерен аңладым. Бөтен нәрсәдә дә, барысыннан да мөстәкыйль, барысын да үзең эшли алу турында сүз бара. Бу хәл юктан гына булмады. Мин аны рәхмәт әйтеп кабул итәм. Нәтиҗә ясаячакмын. Хәзер бер ай буе шушындый режимда яшәргә туры килә», – дип сөйли ул.

Иртән торып, үз аякларыңа басуның кадерен белергә өйрәткән идең инде, Рөстәм, бу сабакны да күңелгә салып куйдык.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2023-05-13/r-st-m-n-biev-mashina-da-y-rt-almyy-h-zer-3256473

Бәйле