Татарстанда хатын-кыз-таксист югалган

11 майда Түбән Камадан Алабугага үз автомобилендә юлга чыккан 33 яшьлек таксист хатын-кыз Юлия Леонтьева элемтәгә чыгудан туктаган. Бу хакта “ОРЁЛ Татарстан”  волонтерлары хәбәр итә.

Аның автомобилен соңгы тапкыр Алабугадагы Александровский паркы янында күргәннәр (Е229НА 116 rus дәүләт номеры белән ак «KIA Rio»)

Буе 165-170 сантиметр, тыгыз тән төзелешендә. Хатын-кызга югалу көнендә зәңгәр блузка, кара лосина, кара кроссовкалар кигән булган.

Хатын-кызның кайда булуы турындагы мәгълүматкә ия булсагыз, түбәндәге телефоннар буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз: Айгөл — 89053732135, Альбина — 89172604743.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/05/112373/

Бәйле