Бу җәй һәммәсенең исендә калачак…

Математика гение быелгы җәйдә Русия өчен иң хәвефле датаны исәпләп чыгарган. Белгечләр һава торышының да гаҗәеп булачагын фаразлый.

Үзенең искиткеч төгәл фаразлары белән дан тотучы математика гение Ситдыйк Әфган 2023 елның җәенә исәпләүләр үткәргән һәм фаразлар ясаган. Белгеч сүзләренчә, бу чор кешеләр өчен бик дулкынландыргыч булачак. Ул иң зур хәвефнең безнең илгә 17 июльдә янаячагын билгели.

Бу математикка ышансак, бу ел Русия өчен 2022 һәм 2024 елларга караганда куркынычрак булачак. Ул дәүләтләр арасында атом шантажы белән билгеләнәчәк. Моннан тыш, төрле провокацияләр дә булырга мөмкин икән.

Һава торышын фаразлаучы белгечләр дә быелгы җәйнең истә калырлык булачагын билгели. Атмосферада һава массаларының әйләнеше кайнар һәм салкын фронтларның бер-берсе белән бәрелешүенә китерәчәк. Нәтиҗәдә, Русия төбәкләренең күп өлеше мул яңгырлардан һәм көчле яшеннәрдән зыян күрәчәк. Шулай да, вакыт-вакыт, начар һава торышы эсселек белән чиратлашып торачак икән.

«Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәүче хезмәткәре Евгений Тишковец фаразлавынча, быелгы җәй башка елларга караганда күпкә корырак һәм эссерәк булырга мөмкин. Ләкин һава торышын алдан фаразлауның төгәллеге 60-70 процент кына тәшкил итә, шуны да онытмагыз.

Бәйле