Май уртасыннан кемнәрнең хыяллары тормышка ашачак?

Йолдызнамәнең өч билгесенә тиздән бәхет елмаячак, дип ышандыра астрологлар.  

Кысла яз ахырында үзен әкият героедай тоячак. Барлык сынаулардан соң шатлыклы көннәр киләчәк. Май — бу билге өчен зур мөмкинлекләр ае, аларны файдаланып калырга кирәк. Кызыклы тәкъдимнәрдән баш тартмаска һәм бәхетнең ишек шакыганын ишетми калмаска гына!

Сукоярның хыяллары да май уртасыннан яшен тизлегендә тормышка аша башлаячак. Иң мөһиме — дөрес хыялга бирелергә кирәк. Чөнки ни тели, шул алдына килеп басачак. Йолдызлар башкаларга начарлык теләмәскә киңәш итә…

Май уртасында юмартлык һәм бәхет планетасы Юпитер Үгезбозау билгесенә керә, шуңа апрель ахырында, майда туганнарга баш әйләнгеч уңышлар килмәкче икән. Кечкенә шатлыклар гына түгел, зур планнарның тормышка ашуы да көтә сине, Үгезбозау дус!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2023-05-11/may-urtasynnan-kemn-rne-hyyallary-tormyshka-ashachak-3253689

Бәйле